Бүген бистәдә язны каршы алуга багышланган милли бәйрәмебез гөрләде. Матур җырлар, дәртле биюләр - бәйрәмнең бизәге булдылар. Бистә үзәгенә килүчеләр карга боткасыннан авыз иттеләр, тәмле-тәмле камыр ризыклар, шашлык белән сыйландылар. Безнең мәктәп коллективы катнашучыларга бәйрәм коймагы, кайнар чәй тәкьдим итте.