21 нче март көнне Җәлил бистәсендә "Нәүрүз" бәйрәмен билгелеп үттеләр. Мәдәният йорты мәйданы гөрләп торды: биюләр, җырлар, күңел ачулар, тәмле коймак белән чәй эчү, "карга ботка" сы ашау. 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы педагоглары балаларга төрле уеннар уйнаттылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!