Мәдәният хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде. Күмәк биюләргә бәйрәм кунаклары да кушылды. Шушында ук кызыклы уеннарга да старт бирелде. Бәйрәмдә катнашучылар Кыш бабай белән чүлмәк ваттылар, киез итек атышлы уйнадылар, ә Мортамаклар һәркемне “Капкалы” уенына чакырдылар. Китапханә хезмәткәрләре дә һәркемне күңелле уеннар белән каршы алдылар.
Милләтләр дуслыгын чагылдырган фотозонадан башланган бәйрәмдә карга боткасы белән сыйландылар, самавырдан чәй эчтеләр. Күңелле уеннар, авыл җирлекләренең фольклор ансамбльләре чыгышы һәркемгә ошады. Бәйрәм кунаклары үзләре дә аларга кушылып биеделәр, уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар.