Татар халкының борынгыдан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла. Районда үткән Нәүрүз бәйрәме Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Анда музей хезмәткәрләре дә катнашты. Милләтләр дуслыгын чагылдырган күргәзмә кунакларда зур кызыксыну уятты.