21 март көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бистәдә яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты, атларда шуу,төрле уеннар оештырылды. Барлык теләүчеләр дә "Карга боткасы" белән сыйландылар. Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Рафик Әзһәм улы котлау сүзләре белән чыгыш ясады.