Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә Чит телләр атналыгы кысаларында 10 нчы һәм 11б сыйныф укучылары арасында "Бәхетле очрак" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балалар үзләренең инглиз, рус һәм татар телен белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан укучылар "Туган тел" җырын өч телдә тәрҗемә иттеләр. Командалар шулай ук татар әдәбияты классиклары Х.Туфан һәм Г. Тукай шигырьләрен дә әзерләгәннәр иде.