Гасырлар тирәнлегеннән килгән бу искиткеч бәйрәм илебезнең күп кенә халыкларының тарихи, мәдәни, рухи мирасының мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора һәм табигатьнең язгы яңаруын, күңел чистаруын һәм яңа тормыш башлануын белдерә.
Җәлил бистәсендә бәйрәмне мәдәният сарае каршындагы мәйданда билгеләп үтәләр. Иртә таңнан чатырлар ваттылар, мангаллар урнаштырдылар һәм аппаратура өчен колонкалар куйдылар. 11 сәгатьтән бистә халкы өчен сәхнәдә бәйрәм программасы башланды. Барлык теләүчеләр өчен атта шуу, мондый бәйрәмдә традицион «Карга боткасы»белән сыйлау оештырылды. Мәдәният сараеның дус коллективы чын-чынлап яз бәйрәмен матур номерлары һәм театральләштерелгән тамаша белән башлап җибәрде. Бистә башлыгы Рафыйк Әгъзам улы Кәримов халыкны Нәүрүз бәйрәме белән котлады, ул язгы уянуны, тормыш яңарышын һәм иҗади көчне символлаштыра.
Нәүрүз көннәрендә бернинди үпкәләр һәм ызгышлар да онытыла. Кешеләр изге гамәлләр кылырга омтыла, авыру, ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга риясыз ярдәм итә, өлкән буын кешеләренә барып хәлләрен белешә, туганнары, дуслары белән очраша.