Җәлил поселок китапханәсендә икенче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашында Бөтендөнья су ресурслары көненә багышланган чара узды. Китапханәчеләр «Родник – источник на земле, беречь его тебе и мне…» презентациясеһәм «Көмеш чишмәләр җыры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде; чишмәләрнең тирән тарихи тамырлары,«Җәлилнефть» идарәсенең чишмәләрне торгызу, суның чисталыгын саклау буенча эшчәнлегетурында сөйләде. Укучылар Әнәс Исхаковның чишмәләргә багышланган шигырьләрен укыды, «Моря, озера, реки России» кроссворды сорауларына җавап эзләде/