Сарман районы ветераннар Советының Россия президенты грантына ия булган «И пуст поколения знают» проекты кысаларында Җәлил поселок китапханәсендә «Как все начиналось?» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Җәлил бистәсенә иң беренче килеп урнашкан кешеләрнең, беренче нефтьчеләрнең шәхси архивыннан, «Хезмәт даны» музееннан алынган фотолар кулланылды. Күргәзмәне мәктәп укучылары, ветераннар карады. Ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.