Бүген 3 нче санлы: “Алёнушка” балалар бакчасында “Салкын кыш кит, Нәүрүз кызы кил!” дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Бурычлар: балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету, уеннар аша балаларда физик сыйфатларны үстерү, балаларның күңелләрен күтәрү, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.