Үзәк китапханәдә әңгәмә үтте

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 1882 елның нәкъ менә шушы көнендә алман микробиологы Роберт Кох туберкулез чирен барлыкка китерүче матдәләрне ачыклый. Һәм бу дата шул ачыш белән бәйле рәвештә билгеләп үтелә. Туберкулез кеше сәламәтлегенә зур зыян салучы авыру. XX гасырга кадәр бу чирне дәвалап булмаган. Әмма бүгенге көндә медицина өлкәсе зур адымнар белән алга атлый. Һәм чирне вакытында ачыклаган очракта кешене сәламәтләндерер өчен мөмкинчелекләр туа.

Бүгенге Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Сарман үзәк китапханәсенең уку залында Үзәк хастаханәнең шәфкать туташы Шакирова Зөлфия Роберт кызы тарафыннан әңгәмә үткәрелде. Ул туберкулезны вакытында ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Чарада мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International