Җәлил бистәсенең балалар китапханәсенә экскурсия

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

23 нче март көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бистәбезнең балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Китапханәче балаларны төрле китаплар, журналлар белән таныштырды. Балалар кызыксынып бик күп китаплар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга бик күңелле уеннар оештырдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International