"Торнадо" командасы 2007-2008нче елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннарында катнашты. 23 март көнне безнең егетләр бозда Биектау бистәсе командасы белән очрашты. Ләкин, кызганычка каршы, буллитлар буенча оттырдык. 24 март көнне "Чаллы" командасы белән 3 урын өчен уен узды. Безнең егетләр җыела алды һәм авыр көрәштә 4: 3 исәбе белән җиңделәр, 2020-2021 елгы сезонда ТР беренчелегенең бронза призерлары булдылар. Ә Әхмәдиев Реналь сезонның иң яхшы һөҗүмчесе дип танылды. "Торнадо" командасын һәм тренеры Андрей Васильевичны бу җиңү белән котлыйбыз. Молодцы!!!