Үзәк китапханәдә мәгълүмат көне үтте

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Сарман үзәк китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Китапханәдә шул уңайдан “Яңа китап сезне көтә” исемле мәгълүмат көне үтте. Китапханәчеләр өлкәннәрне яңа китаплар белән таныштырдылар. Алар өчен укучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән язучыларыбызның: Гүзәл Галләмова, Галия Сафиуллина, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Якупова, Гөлсинә Галимуллина һәм башка авторларның китапларына күзәтү үткәрелде. Мәгълүмат көне кысаларында китап укучыларга Марат Әмирхановның “Бибимәмдүдә абыстай” исемле китабы тәкъдим ителде. Ул шагыйрь Габдулла Тукайның әнисенә һәм якыннарына багышланган. Быел әлеге китап Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән. Хөрмәтле китап сөючеләр! Сезне Сарман үзәк китапханәсендә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International