Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 нче карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагын – коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы коммерция оешмасы архивы»конкурсларын үткәрә. Гаризалар 2021 елның 25 мартыннан 23 апреленә кадәр кабул ителә.
Конкурслар, аларны үткәрү вакыты, конкурсларда катнашучыларга карата таләпләр, катнашу өчен гариза һәм анкеталар турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты үзенең рәсми сайтында урнаштырыла https://arhiv.tatarstan.ru/