Сарман районында "Агидель" дәүләт җыр-бию ансамбле концерты үтте

2021 елның 26 марты, җомга

 26 март көнне кич белән, район мәдәният йортында Актаныш районының "Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бай концерт программасын тәкъдим итте. Ансамбль чыгышы белән хозурланырга килүчеләр арасында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә бар иде, алар  Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. А. Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г. Латыйпова һәм профком рәисе Э. Ф. Кәримова кулыннан котлау сүзләре, күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәм программасы «Агыйдел» ансамбле артистларының якты номерларыннан торган иде. Матур сәхнә костюмнары, артистларның югары башкару осталыгы-болар барысы да концертны онытылмас бәйрәмгә әйләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International