Бүген 27 мартта «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «СОЮЗ-АГРО «ҖЧҖнең» яз-2021 «язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру»темасына семинар-киңәшмә уза.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык–төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Т.Г. Һадиев, «СОЮЗ-АГРО» ҖЧҖ директоры А. А. Васильев, республиканың Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Азнакай районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, ҖЧҖнең җитештерү бүлекчәләре җитәкчеләре, механизаторлар, белгечләр катнаша. Кунакларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов каршы алды.