Укытучыларның,  укучыларның һәм студентларның «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» темасына V  Республика фәнни-гамәли конференциясе

2021 елның 27 марты, шимбә

2021 нче елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Җәлил гимназиясе» базасында укытучыларның,  укучыларның һәм студентларның «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» темасына V  Республика фәнни-гамәли конференциясе,  шулай ук мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, НГДУ белгечләре өчен III Халыкара Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Дөньядагы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, быел конференция онлайн режимда узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм РФ төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Төркиядән 285 кеше катнашты. Конференциядә катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк. Иң кечкенә катнашучылар истәлекле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International