МБГБУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары танылган рәссам белән очрашуда катнаштылар.

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

   Безнең мәктәп укучылары Азалак мәдәният йортында Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, авылдашыбыз Габдрахманов Әбүзәр Рәүф улы белән очрашуда катнашты. Кунаклар рәссамның картиналар күргәзмәсе белән таныштылар. Ул килгән кунакларга үзенең картиналарының язылу тарихын бәян итте. Шулай ук рәссам профессиясенең үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. Балалар рәссамга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Рәссам үз чиратында безнең мәктәпнең яшь рәссамы  Хамидуллина Ренатага үзенең бер картинасын бүләк итте. Ренатаның картиналарын карап, аның талантын ассызыклап үтте, иҗатын дәвам итәргә кирәклеге турында әйтте. Очрашу бик җылы мохиттә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International