«Төргәкнең икенче тормышы» дигән муниципаль конкурс

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Кешеләр көн саен бик күп чүп-чар чыгарып ташлыйлар. Ә аны яңадан кулланып карау турында уйлаганнары бар микән?..  Ә чүп-чарны азрак чыгарып ташласак, әйләнә-тирә мохит та экологик яктан чиста булачак. Укучылар һәм укытучыларның игътибарын әйләнә-тирәне саклау проблемаларына һәм көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм эшкәртү мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, 2021 нче елның 15 нче мартыннан 29 нчы мартына кадәр Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге тарафыннан «Төргәкнең икенче тормышы» дигән муниципаль конкурс үткәрелде. 3 нче В сыйныфы укучылары Йосыпов Аслан Һәм Закиров Адел (җитәкчеләре: Зиннәтуллина Л.Р.), шулай ук 7нче А сыйныфы укучысы Шәймөхәммәтов Ринат (җитәкчесе: Замаева Л.Н.) әлеге конкурсның призерлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International