Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында белем алучы укучылар арасында инглиз телендә «English Art Festival» республика дистанцион фестиваленә йомгак ясалды. Бу бәйгедә Җәлил гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Чиляев Семен Villain клибы белән 2 нче урынны алды. Аны жиңүе белән котлыйбыз, алга таба да музыка сәнгате өлкәсендә уңышлар телибез!