Сентябрь башында " Чиста ил" федераль партия проекты ярдәмендә "Экология - балалар карашы" илкүләм проекты республика конкурсы башланды. Чараның максаты - «Экология» милли проектын тормышка ашыру турында халыкка мәгълүмат бирү һәм популярлаштыру, шулай ук яшьләрнең игътибарын республикада экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү.