31 март көнне мәктәптә шахмат зонасын ачу оештырылды. Бу «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ТР гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча махсус проектында гамәлгә ашырыла. Хәзер балалар буш вакытларында бу интеллектуаль уенны уйный алачаклар һәм ул укучыларның бөтен вакытларын ала торган компьютер уеннарын алыштырырга альтернатив вариант булыр дип ышанасы килә.