" Педагог-психолог-2021" республикакүләм һөнәри осталык конкурсының зона этабы

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

31 мартта "Педагог-психолог-2021" республикакүләм һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Конкурста Җәлил 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасы педагог-психологы  Корбанова Эльвира Рөстәм кызы катнашты. Педагогик сынауларны узып, Эльвира Рөстәм кызы үзенең осталыгын һәм иҗади сәләтен лаеклы күрсәтте. Аңа алдагы эшләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International