2021 нче ел-Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Җәлил мәдәният йортында "Ак әбидә кунакта " дип аталган мәдәни чара үткәрелде. "Каенкай" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Ак калфак " иҗтимагый хатын-кызлар оешмасының Җәлил бүлекчәсе , "Дуслык" ветераннар ансамле белән очраштылар. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлы- биюле уеннар уйнадылар.Борынгы татар өе , көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Ак әби балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, изге теләкләрен җиткерде.