Бүген "Сарман" кинотеатры бинасында 2021 елның 19 сентябрендә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүне күзәтүчеләр өчен укулар узды. Укыту программасын "бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе экспертлары Марсель Гәрәев һәм Алексей Киселев тәкъдим итте.
"Программа барлык төбәкләрдә дә эшли башлады", - дип ассызыклады Марсель Гәрәев. Сәяси партияләр вәкилләре күзәтүчеләрне укыту программасында катнашырга чакыруны уңай кабул иттеләр.