1 апрель – Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Зур Нөркәй “Кояшкай” балалар бакчасында “Язны котлап сайрый кошлар” дигән иртә үткәрелде. Яз җитү белән, кошлар кайта; күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек, аларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!