Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар-безнең дусларыбыз” дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Әлеге экологик чараның максаты-укучыларның табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турында белемнәрен тулыландыру.
Әлеге максаттан чыгып, мәктәбебезнең биология укытучысы Салихова Ф.Р. 1-9 сыйныф укучылары белән кошлар турында әңгәмә үткәрде. Сыйныф сәгате ахырында канатлы дусларыбыз турында викторина узды.