Петровка Завод урта мәктәбе укучылары өчен «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының "Мәгариф" милли проекты кысаларында оештырылган"Үсеш ноктасы" үзәгендә шахмат буенча турнир узды. Шахмат уены фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга, хәтер, игътибар, тапкырлык, зирәклек белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Уен логик фикерләүне, җаваплылык хисен һәм проблемалы ситуацияләрне чишә белүне үстерә. Шахмат ярышы барышында укучылар, көндәшләре белән көрәшеп, шахмат уенының гади булмавын дәлилләделәр. Уен укучыларда зур кызыксыну уятты. Үткәрелгән турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде.