Бүген район мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында якташыбыз, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйрәсе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан “Шигърият һәм туган тел алиһәсе” дип исемләнгән бәйрәм үтте. Яраткан шагыйрәне котларга дип аның каләмдәшләре һәм иҗатын үз иткән якташлары җыелган иде. Чара И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында “Халыклар дуслыгы” биюе белән башланып китте. Аннан юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады. Ул Клара ханымга иң изге теләкләрен җиткерде, районыбыз Башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды. Шагыйрәгә туган телне саклап калу һәм үстерүгә керткән өлеше өчен ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте. Бәйрәмдә китапханә хезмәткәрләре һәм Сарман урта мәктәбе укучылары Клара Булатованың шигырьләрен укыдылар. Яраткан җырчыбыз Рафис Уразаев; И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең “Шатлык” вокаль ансамбле; якташыбыз, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор, автор-башкаручы Роберт Андреев; “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамле; И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рәмилә Хөсәенова матур җырлар башкардылар. “Жасмин” бию төркеме кызлары дәртле биюләре белән чараны җанландырып җибәрделәр. Ә Роберт Андреев Клара ханымга сюрприз да ясады – ул үзе белән үзе кебек үк талантлы оныгын, Рамил Һадиевны алып килгән иде. Ул шагыйрә апасына баянда татар көйләрен уйнап узды. Тамашачылар да, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова да кичәдән бик канәгать калдылар. Бәйрәм һәркемнең күңелендә бары тик матур истәлекләр генә калдырыр дип өметләнеп калабыз.