«Карга боткасы» татар халык бәйрәме

2021 елның 2 апреле, җомга

2 нче апрель көнне Җәлил 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме булып узды. Әлеге чара балаларны татар халык иҗаты, гореф-гадәтләренә, декоратив-гамәли сәнгатькә өйрәтү максатыннан оештырылды. Бәйрәмдә уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашты. Балаларга кунакка килгән Хәдичә әби аларга бу бәйрәмнең йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар. Җырлар җырладылар, кошлар турында шигырьләр сөйләделәр. «Ботка пешерү» уены аша ботка пешерергә кирәклеген белделәр. Ботка пешкән арада балалар әбиләренә үз талантларын күрсәттеләр, «Сукыр тәкә», «Әбәк», «Кыңгыраулы Миңлебай», «Зәңгәр чәчәк» татар халык уеннарын уйнадылар. Шулай ук балалар татар бию көйләренә бик теләп биеделәр, шундук боткада пешеп җитте. Һәр бала үз теләкләрен җиткерде һәм тәмле, язгы ботканы татып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International