Татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятен формалаштыру эшендә ярдәм итү, балаларда туган телгә кызыксыну уяту макстыннан Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган акция узды. Әлеге акцядә 7 сыйныф укучылары туган телне саклаучы инспекторлар ролен башкардылар. Алар атна дәверендә балаларны саф туган телдә сөйләшергә өйрәттеләр. Җомга көнне мәктәптә татар теле көне итеп игълан ителде. Әлеге көндә мәктәптә бары тик татар телендә генә сөйләшергә кирәк иде. Көне буена гел татарча гына сөйләшкән укучылар өчен кечкенә истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.