Ел саен 1 апрель көнне Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Аның апрель башында уздырылуы бер дә юкка түгел. Бу вакытта җылы яклардан күчмә кошлар кайта. Кая гына күз ташлама – без канатлы дусларыбызны күрәбез. Алар – безнең ышанычлы ярдәмчеләребез, бакча-басуларны, урманнарны корткычлардан саклаучыларыбыз. Алар канатларында ямьле язны алып килә.
Бу көнне мәктәптә «Канатлылар – безнең дусларыбыз» дип аталган квест-уен оештырылды. Ул кәгазьдән аккош ясау белән төгәлләнде.
Мәктәп укучылары канатлы дусларын каршы алырга әзер. Март ахырында укучылар әти-әниләр, әби-бабайлар ярдәмендә сыерчык оялары ясадылар. Иң матур оя ясаучылар үзләренең бүләкләрен дә алдылар.
Бу чаралар белән мәктәптә экология айлыгы башланып китте. Ул уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк.