Мәктәптә Экология икеайлыгы башланды. Бу атна Сәламәтлек атналыгы дип игълан ителде. Бүгенге иртәнге әңгәмәләр ашау кагыйдәләре, файдалы ризыклар һәм организмга зарар китерүче ризыклар, витаминнар, аларның файдасы турында булды. Аларны мәктәпнең медицина хезмәткәре Зиннатуллина Ф.И., мәктәп ашханәсе мөдире Асылшарипова Р.А., тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Талибуллин Р.К., булачак медик укучыларыбыз Уразаева Регина, Габидуллина Әдилә, Хайруллова Диана, Җиһаншина Зилә, Ризванова Екатерина, Сахапов Илфат үткәрде.