"Татар аргамагы " күргәзмәсен ачу

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2021 елның 7 апрелендә 15 сәгатьтә татар аты тематикасына багышланган рәссамнарның «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәне оештыручылар-Татар токымлы атларны торгызу үзәге, «Алмакай» ат сарае һәм РТ Рәссамнар берлеге. Күргәзмә 2021 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк.

Татар атларын торгызу һәм үрчетүгә нигез салучыларның берсе-Фәрит Мәсәбих улы Нәбиуллин. Аның «Алмакай» ат сараена 2010 елда татар токымлы атларны торгызу үзәге буларак нигез салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International