Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрдановның эшлекле визиты

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Сарман районына эшлекле сәфәре кысаларында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Сарманпотребсоюз» ПК идарәсе рәисе Роберт Маликов, «Сарман» СПСК идарәсе рәисе Дамир Галиев, «Сарман икмәге» ҖЧҖ директоры Рөстәм Нуруллин катнашты. Түгәрәк өстәл артында Сарман муниципаль районында кулланучылар җәмгыятьләрен һәм кооперативларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International