2021 нче ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры “Идел йорт фестивале кысаларында “Режиссура” юнәлешендәге “AYAZ.LAB” театраль лабораториясен игълан итте. Ул район җирлегендәге үзешчән һәм халык театрлары белән уртак хезмәттәшлекне, үзешчән сшнгатькә профессиональ яктан булушуны күздә тотты. 30 нчы м арт көнне театр коллективларының Ш.З. Закиров исемендәге ХХI төбәкара фестиваль конкурсы җиңүчесе, Гран-При иясе Сарман халык театры, авыл мәдәният йорты каршындагы халык театр режиссурлары, драма театры түгәрәге җитәкчеләре әлеге лаборатория эшчәнлегендә катнашты. Алар пластика сәхнә сөйләме , вокал буенча остаханәдә күнегүләр алдылар. Алар белән шулай ук тренингта уздырылды. Кич белән Сарман халык театры коллективы Таҗый Гыйззәтнең “Кыю кызлар” трагикомедиясен сәхнәгә куйды. Югары профессиональ дәрәҗәдәге әлеге спектакльне тамашачылар җылы кабул иттеләр һәм һәр пәрдәне көчле алкышларга күмделәр.