Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итү
2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Кабул итүгә алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.
Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Карл Маркс ур., 61.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр шулай ук «Skype» яки «Zoom»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.