8 нче апрель көнне профилактик чаралар үткәрү кысаларында Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь инспекторлары отряды укучылары педагог җитәкчелегендә Җәлил 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында булдылар. Укучылар балаларга "Бала-төп пассажир!» дип исемләнгән чара күрсәтелләр. Шулай ук балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар, балалар белән уйнадылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән әлеге чарада катнаштылар.