Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үсеп килүче буынга милли, патриотик тәрбия бирү - музейларның төп максаты. Шул уңайдан, Нөркәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбленә йөрүче балалар, музейда экскурсиядә булдылар. Алар район тарихы, тарихи әһәмияткә ия булган экспонатлар, яңа күргәзмәләр белән таныштылар. Яңа “Борынгы чор” күргәзмә-экспозициясе дә укучыларда зур кызыксыну уятты.