Ләке авылында реконструкциядән соң янгын җиһазларын карап тоту пунктын ачу тантанасы

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

15 апрель көнне Сарман муниципаль районының Ләке авылында реконструкциядән соң янгын җиһазларын карап тоту пунктын ачу тантанасы булды. Ачу тантанасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Татнефтеотдача» акционерлык җәмгыятенең 1 нче номерлы нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан республика бүлекчәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов, район җирлекләре башлыклары катнашты.

Сарман муниципаль районы территориясендә социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашканнары һәм һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре, халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш керткәннәре өчен "Татнефтеотдача" акционерлык җәмгыятенең 1 нче номерлы нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан республика бүлекчәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов, «СармРемСтрой " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Радик Гайсин район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International