"Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары"

2021 елның 16 апреле, җомга

14 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа алымнар» темасы астында  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте. 2021 ел- Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мөгаллимнәр ачык дәрес, осталык дәресләре карадылар, республика күләмендә туган тел һәм әдәбият дәресләренә кагылган яңалыклар хакында фикер алыштылар. Мәктәптә эшләп килүче музей эшчәнлеге белән таныштылар. РМО җитәкчесе тагын бер тапкыр осталык дәресләренә карата таләпләргә тукталды. РМО утырышы кызыклы, файдалы булды, тыгыз эш шартларында үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International