1 нче мәктәптә төрле милләт дусларының очрашуы «Сарман» җыры белән башланып китте. Аның композиторы-Рафис абый Уразаев, әсәрнең тарихын тапшырганда, күптән түгел генә бу дөньядан киткән дус – җыр авторы-Гаскарова Миргасимәне рәхмәт сүзләре белән искә алды һәм дусларына җырлы диск рәвешендә истәлекле бүләкләр тапшырды. "МЛАДО" вокаль - инструменталь ансамбленә 80нче елларда нигез салучы Илюхин Александр Иванович, "Җәлил"җырын Ирек Гыйзятов белән берлектә, кунакларны музыкаль сюрпризлар белән шаккатырды. Район һәм бистә җитәкчеләре генә түгел, район мәктәпләре директорлары да кергән тамашачылар гадәти булмаган гаиләләр - Фәрхетдиновлар Илгиз Михайлович һәм Татьяна Яковлевна, Юра һәм Римма – төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре берлеге тарихы белән таныштылар. Ә "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Әнисә апа Минһаҗева үзенең тормышлары белән тулыланган шигырьләре белән уртаклашты. Вероника Гамирова җитәкчелегендәге "Аперель" халык бию ансамбле чыгышы тантана көенә ямь өстәде. Мәктәп коллективы шулай ук кунаклар, район җитәкчеләре һәм мәктәп директорларына мәктәп музейлары буенча уникаль экскурсия оештырып, кунаклар алдында бурычта калмады, анда заманча "сөйләшүче стендлар" куелган, экологлар һәм геологлар түгәрәкләре эше, технологик һәм волонтерлык юнәлешендәге эшчәнлек белән таныштырдылар һәм , әлбәттә, аларга якты иҗади номерлар бүләк иттеләр.