Юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм укучыларда куркынычсыз яшәү рәвеше , сәламәтлек культурасы тәрбияләү максатыннан Сарманда республикакүләм “Куркынычсыз тәгәрмәч ” бәйгесенең район этабы үтте. Конкурста 17 мәктәптән икешәр кыз һәм малай ярышты. Азалак мәктәбе укучылары да ЮИД отрядларының “Куркынычсыз тәгәрмәч ” район бәйгесендә актив катнашты. Алар өч төрле ярышта көч сынаштылар: “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре”, “Автошәһәрчектә велосипед йөртү”, “Юл йөрү кагыйдәләре знатоклары”. Укучылар уңышлы гына чыгыш ясадылар.