Бүген район мәдәният йортында җирле үзидарә көненә багышланган чара узды. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин котладылар. Бу көнне алдынгы хезмәткәрләр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.