21 нче апрель көнне Сарман район мәдәният йортында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы очрашу узды. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен Сарман муниципаль район башлыгы Хөснуллин Ф.М. һәм Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Глушков Г.Н. сәламләделәр. Аларга Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. шулай ук төрле номинацияләрдә уңышларга ирешкән коллективларга һәм авыл җирлекләренә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырды. Бүләкләүләр Сарман район мәдәният йорты коллективы әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.