Бүген, Татарстан АССРның АТКАЗАНГАН ВРАЧЫ, шәһәр тибындагы Җәлил поселогының Мактаулы гражданины Әдип Габдрахман улы Ибраһимовның 80 яшьлек юбилее. Сарман муниципаль районы башлыгы Хуснуллин Ф.М. исеменнән район Совет аппараты җитәкчесе Исмагилова Ю.Р., шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Галлямов И.Ф., Җәлил район хастаханәсе баш врачы Ахмадуллин Т.Х. аны гомер бәйрәме белән котладылар.
Хөрмәтле Әдип Габдрахман улы!
Сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән зур өлешегезне югары бәяләп, бу өлкәдә куйган намуслы һәм тырыш хезмәтегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм 80 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм.
Һөнәри осталыгыгыз, зур җаваплылык белән башкарган күркәм эшләрегез һәм һәркемгә карата игътибарлы булуыгыз белән Сез хезмәттәшләрегез, Сарман районы һәм Җәлил поселогы халкы алдында олы хөрмәт казандыгыз.
Сезгә исәнлек-саулык, имин тормыш телим!