Тукай туган көнгә мәктәбебезгә матур бүләкне укучыбыз Александр Фролов ясады. Ул бу уку елында рус балалары арасында үткәрелә торган татар теленнән республикакүләм олимпиадада кабат җиңү яулаган иде инде. Бу аңа VII Халыкара олимпиадада катнашу хокукын бирде. Бүген Казанда олимпиада җиңүчеләрен атадылар. Укучыбыз - җиңүчеләр рәтендә! Рус милләтеннән булган бу егетнең татар теленә булган кызыксынуы, хөрмәте кимемәсен иде. Без аңа, укытучысы Ч.К.Шәйдуллинага тырышлыклары, җиңүгә омтылышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин, Александр! Без синең белән горурланабыз.