Күңелләрдә син, Тукай!

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Әлеге истәлекле көн кысаларында мәктәптә " Күңелләрдә син, Тукай!” дип исемләнгән әдәби- музыкаль тамаша үткәрелде. Чара барышында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Укучылар аның шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. "Таз", "Эш беткәч уйнарга ярый","Бала белән күбәләк", "Су анасы", "Шүрәле" театральләштерелгән тамашалары истәлекле булды. Чара "Туган тел"җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International