Габдулла Тукайның тууына 135 ел

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан Иске Минзәләбаш мәктәбендә шигырь уку оештырылды. Бу чара Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итүгә, балаларның китап уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән. Һәр 1-9 сыйныф укучысы Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан өйрәнгән. Чыгыш ясаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International